news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә җитди юл һәлакәтендә "Лада" машинасына ут капкан

Фаҗига урынында булучылар әйтүенчә, машина йөртүче исерек булган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Әлмәттә "Лада" машинасына ут капкан юл фаҗигасе видеоязмасы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына килеп иреште.

Гадәттән тыш хәл Әлмәтнең Ленин һәм Төзүчеләр урамнары чатында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина йөртүче полиция хезмәткәрләреннән качып китмәкче булган. Машина кызу тизлектә юл читенә чыгып киткән һәм газонга кереп баткан. Шуннан соң "Лада"га ут капкан.

Авария урынында булган кешеләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене җимерек машинасыннан чыгарган. Күргән кешеләр әйтүенчә, машина йөртүче исерек булган.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100