Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ит һәм табигый продуктлар фестивале уздырылды
Әлеге фестивальнең максаты - Татарстан җитештерүчеләренә теләктәшлек белдерү.
(Әлмәт, 24 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ит һәм табигый продуктлар фестивале уздырылды. Әлеге чара бездә икенче тапкыр оештырыла. Беренчесенең өстенлеге сыр һәм сөт продуктларыннан гыйбарәт булса, бу юлы оештыручылар фестивальнең рамкаларын алып атып эшмәкәр һәм фермерларны табигый продуктлар астында берләштерде, дип яза район басмасы.
Балалар өчен атракционнар, күңел ачу мәйданчыгы, җыр-бию, барбекю зонасы һәм, әлбәттә инде, бөтенебез өчен дә тансык ит-сөт продуктлары.
Әлеге фестивальнең максаты бер яктан әлмәтлеләрнең тамак туклыгы һәм күңел күтәренкелеге булса, икенче яклап ул Татарстан җитештерүчеләренә теләктәшлек белдерү. Сер түгел, бүген сәүдә нокталарында табигый продуктларны табу көннән-көн кыенлаша – өстәлләребезгә килә торган ашамлыкларның составын укый башласаң, андагы кушылмаларны күреп хәйран каласың! Шуңа күрә дә күбебез элеккечә үк тәмле, әби-бабайлар рецепты белән пешерелгән тәм-томнарны тансыклый. Нәкъ шундый продуктларны сагынып «Нефтьче» мәдәният сарае каршына килүче әлмәтлеләр канәгать калгандыр – биредә сыр, ит һәм ит деликатеслары, какланган, киптерелгән, ысланган һәм тере балык, био-йогурт, каймак, май, чүпрәсез пешерелгән ипи, күптөрле чәй нигъмәтләрен авыз итәргә һәмсатып алырга була иде. Дөрес, ит феститвале дип килүчеләр арасында итнең җитәрлек күләмдә булмавына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды, анысы. Шулай да, гомумән алганда, чараны оештыручы район башкарма комитеты һәм республиканың Көньяк-Көнчыгыш сәүдә һәм сәнәгать палатасына эшләре өчен бишле куярга була иде.

-Безнең төп максат, әлбәттә, үзебезнең җитештерүчеләр хакында сөйләү, аларның хезмәтен күрсәтү, район һәм республикада җитештерелә торган продукциянең киң ассортиментын халыкка тарату. Миңа калса, бурычыбыз бу юлы үтәлде. Оештыручылар да, эшмәкәрләр һәм фермерлар да канәгать калдык. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, – ди палата рәисе Рөстәм Латыйпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз