news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Ислам нигезләре” исемле күчмә викторина уздырылачак

Анда 7-15 яшьлек балалар катнаша ала

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды 23 октябрьдә Елховой авылында, 24 ендә Әлмәт шәһәренең 3 нче мәктәбендә, 26 октябрьдә Әлмәт ислам мәдрәсәсендә “Ислам нигезләре” исемле күчмә викторина уздыра. Анда 7-15 яшьлек балалар катнаша ала.

Викторина язмача тест формасында булачак. Иң күп балл җыючыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Эшләрне тикшергән арада телдән викторина узачак. Дөрес җавап бирүчеләрне дә призлар көтә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot