news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә исерек йөртүче туктап торган машинага килеп бәрелгән

Соңрак аның автомәктәптә укымаганлыгы һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокуклары булмавы ачыкланган.

(Әлмәт, 4 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “ВАЗ-2109” машинасының руль артындагы 22 яшьлек әлмәтле парковкада торган машинага килеп бәрелгән. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Вакыйга Маяковский урамы, 63 нче йорт каршында була. Автоинспекторлар хәбәр иткәнчә, автомобиль йөртүче исерек булган. Соңрак аның автомәктәптә укымаганлыгы һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокуклары булмавы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot