news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә исерек һәм машина йөртү таныклыгы булмаган ир-ат полициягә буйсынмаган

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү өчен автомобиль йөртүчесе исеменә уннан артык административ беркетмә төзелә.

 (Әлмәт, 22 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 август көнне ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Урсалы микрорайонының Колхоз урамында “Деу Нексия” автомобилен туктатмакчы булганнар. Ләкин автомобиль полиция хезмәткәрләренә игътибар бирми һәм хәрәкәтен дәвам итә, дип яза җирле басма.

Юл-патруль хезмәткәрләре аның артыннан иярәләр. Закон бозучыны бары Тукай проспектында гына кулга алалар. Ачыкланганча, автомобиль йөртүче исерек хәлдә була һәм аның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган. Пассажирлар арасында балигъ булмаган кыз бала да булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү өчен автомобиль йөртүчесе исеменә уннан артык административ беркетмә төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot