Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән
Фатир хуҗасы кулга алынган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Әлмәт, 5 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән. Бу хәл Ленин урамындагы 53 нче йортта 3 декабрьдә төн уртасы узгач була, дип яза җирле басма.
Бергә эчеп утырган урта яшьләрдәге ике ир арасында низаг чыга. Хуҗа кунагын кайтарып җибәрергә маташа. Әмма тегесе киреләнә. Шулвакыт хуҗа кулына пычак ала. Кунакны җәрәхәтләгәч, ул табибларны чакырта. Күкрәгенә пычак белән кадаган ирне ЦРБ хастаханәсенә алып китәләр. Ул операция өстәлендә иртәнге алтыларда җан бирә.
Фатир хуҗасы кулга алынган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз