news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә инвесторлар суганны гектарыннан 80 мең тонна алырга ниятли

Быел җиләкне 2 тапкыр җыйдылар, хәтта карлыган, кура җиләге үстерүгә дә керештеләр, дип яза җирле газета.

 (Әлмәт, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Соңгы вакытта Әлмәт районында яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә теләүче инвесторлар күренә башлады, дип игътибарны юнәлтә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Авыл хуҗалыгын бу рәвешле үстерү мөмкинлегенә башта күпләр шикләнеп карады. Җиләк үстерәчәкләрен ишеткәч тә, ай-һай, андый бизнес уңышлы килеп чыкмас, диючеләр булды. Аларның фаразлары акланмады. Инвесторлар эшчәнлектән канәгать: быел җиләкне 2 тапкыр җыйдылар, хәтта карлыган, кура җиләге үстерүгә дә керештеләр.

Киләсе елга әлмәтлеләр җиләк кенә түгел, кырга суган да җыярга чыгачак. Бүген Көньяк Корея уңганнары 72 гектар мәйданда суган орлыгы чәчүне тәмамлаган. Алданрак чәчелгәннәре тишелә дә башлаган. Уңыш яхшы булырга охшаган. Гектарыннан 80 тонна суган алу планлаштырыла. Димәк, халык үзебезнең җирлектә үстерелгән һәм саклауга чыдам, сыйфатлы суган куллана башлаячак, дип яза газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot