news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә инновацион күргәзмә ачылды

Россиянең тугыз шшһәреннән килгән оешмалар үз экспозицияләрен тәкъдим иттеләр

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йортында “Россиянең инновацион үсешен билгеләүче стратегик фактор буларак машина төзелеше, авиация һәм ягулык-энергетик комплексларының технологик интеграциясе” исемле күргәзмә-конференциянең тантаналы төстә ачылышы булды. Ачу тантанасында Әлмәт хакимияте башлыгы Ришат Әбүбәкеров катнашты, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Әлмәт башлыгы Ришат Әбүбәкеровка, “Авиаҗайланма төзелеше” милли ассоциациясе президенты Анатолий Захаревичка, ТР сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Владимир Соловьевка, “Татнефть” ААҖнең баш инженеры вазыйфаларын башкаручы Владимир Фадеевка, Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нуриевкә кызыл лентаны кисү кебек почет хокукы бирелде. Кунаклар Россиянең тугыз шәһәреннән килгән оешмалар тарафыннан куелган экспозицияләрен залына сәфәр кылдылар. Монда ук фәнни-техник конференция дә үтте. Аның барышында “Татнефть” һәм “Авиаҗайланма төзелеше” Концерны” ААҖләренең агымдагы һәм киләчәктәге хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100