news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике яшүсмерләр клубына ремонт ясаганнар

Подрядчы оешмалар тарафыннан бинаның эчке ягына ремонт ясалды, ишек һәм тәрәзәләре алыштырылды.

(Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында ике яшүсмерләр клубында капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарстанда 2015 елдан бирле яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы эшләп килә. Быел бу программага Түбән Мактама бистәсенең "Импульс" һәм "Аэронавт" клубы кергән.

Хәзер клубларда эшләр төгәлләнде. Подрядчы оешмалар тарафыннан бинаның эчке ягына ремонт ясалды, ишек һәм тәрәзәләре алыштырылды. Шулай ук инженерлык челтәрләре дә тәртипкә китерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot