news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике машина бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән

Аларның өчесен дә хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төн уртасында Әлмәт шәһәренең Совет урамында юл һәлакәте булган.

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә «Лада» һәм Hyundai автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» юл читенә төшеп киткән, ә Hyundai юлга аркылы баскан.

«Авария булган урыннан зыян күргән өч кешене алып киттеләр. Чит ил автомобиле белән хатын-кыз идарә иткән — ул кулы авыртуга зарланды. Моннан тыш, „Лада“ның йөртүчесе һәм пассажиры да төрле тән җәрәхәтләре алган. Барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot