news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике кешенең үлеменә китергән фаҗига сәбәпчесен хөкем иттеләр

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә мотицикл йөртүче һәм 21 яшьлек пассажир урында ук җан биргән.

(Әлмәт, 22 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә суд карары буенча 20 яшьлек хөкем ителүче җинаять кылуда гаепле дип табылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул "Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында 2 дән артык кешенең үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләнә.

Билгеле булганча, 2018 елның 29 июлендә наркотик кулланган хәлендә "LADA 211440" автомобиле белән идарә итеп Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә сулга борылган һәм каршыга килүче 34 яшьлек әлмәтле идарә иткән "Ямаха R6" мотоциклына килеп бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә мотицикл йөртүче һәм 21 яшьлек пассажир урында ук җан биргән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония-поселениегә озатылачак. Моннан тыш, гаепле шулай ук өч елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot