news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике ир-атта наркотик тапканнар

Закон бозучыларны “Мәк” операциясе барышында тоткарлыйлар.

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ике ир-атта наркотик тапканнар. Закон бозучыларны “Мәк” операциясе барышында тоткарлаганнар, дип яза җирле басма.

14 сентябрь көнне участковыйлар 34 яшьлек ир-атта 1,24 г наркотик тапкан. Икенче көнне башка бер ир-атта 1,35 гр “синтетик” наркотик матдә табалар. Билгеле булганча, ул моңа кадәр хөкем ителгән була. Хәзер аңа карата “Наркотик матдәләрне законсыз сатып алу һәм саклау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатырга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot