news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән

Фаҗига Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында урнашкан 47нче күпкатлы йортның бер фатирында килеп чыккан.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичке җиделәр тирәсендә шаһитлар 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортның бер фатирыннан төтен чыгуы хакында хәбәр итә. Ут белән көрәшүчеләр фатирда өч кешегә тап була. 50-55 яшьләрдәге ир-ат һәм 20 яшьлек егетне коткарып кала алмыйлар. 47 яшьлек хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.

Ир-атлар газ белән агуланган дип фаразлана.

Фаҗига булган урында республика Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot