Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ике хатын-кызны таптатучының автомобилендә теркәлгән видеоязма чыкты
Ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында килеп чыккан.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Әлмәттә җәяүлеләрне таптаткан исерек машина йөртүче автомобиленнән регистратор видеосын тәкъдим итте.
Видеоязма кадрларында “Лада” машинасын йөртүче тулы тизлектә ике хатын-кызны бәрдергәнлеге һәм урыннан китеп барганлыгы күренә.
Алдан “Татар-информ” бүген иртән Әлмәттә Шевченко һәм Тукай урамнары чатында ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде.
99нчы модельле “Лада” машинасының 27 яшьлек йөртүчесе урамны “яшел” утта чыгучы ике җәяүлене таптаткан. Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан, тукталып тормыйча, качып киткән. Соңрак полицейскийлар "кайнар эздән" аны тоткарлаган. Исерек машина йөртүче бәрдергән җәяүлеләр фаҗига урынында ук һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз