Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ике хатын-кызны таптаткан машина йөртүчене хөкем иттеләр
Ул 5 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
(Әлмәт, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ике кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте буенча суд-тикшерү эше тәмамланды. бу турыда җирле басма яза.
Вакыйга агымдагы елның 30 августында була. Шевченко һәм Тукай урамнары чатында 27 яшьлек “Лада” машинасы йөртүчесе җәяүле кичүе аша узып баручы ике хатын-кызны бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән алар икесе дә урында ук җан бирә.
Гаепләнүче РФ Җинаятьләр кодексының 264.6 нче һәм 264 маддәләрендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм 5 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, ул 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз