Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ике дус машина эченә кереп акча урлаган
Суд тарафыннан аларга бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
(Әлмәт, 14 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ике дус машина эченә кереп акча урлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
22 һәм 24 яшьләрдәге ике егет йорт ишегалдында торган “Шевроле Лачети” машинасын күреп алалар.
Шуннан соң алар машинаның ачык тәрәзәсе аша салонга кереп, 5450 сум акчаны алып чыгалар. Гаепләнүчеләрнең икесе дә гаепләрен өлешчә таныган.
Суд тарафыннан аларга бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз