Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ике баласына алимент түләмәгән хатын-кызны эзләп тапканнар
Алимент түләүдән качып йөргәне өчен бу хатын-кызга карата җинаять эше кузгатыла.
(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә суд приставлары 2 баласына алимент түләмәгән хатын-кызны эзләп тапканнар. Аның 300 000 сум бурычы булган, дип яза җирле басма.
Озак вакыт әлеге ханым бакчачылык җәмгыятләренең берсендә яшеренеп торган. Моңа кадәр дә ул түләнелмәгән алиментлары өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән булган.
Алимент түләүдән качып йөргәне өчен бу хатын-кызга карата җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз