news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике бала әти-әнисез калды

Ата-ана озак вакытлар эшләми, спиртлы эчемлекләр белән мавыга.

(Әлмәт, 15 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәр прокуратурасы судка 1977 һәм 1968 елда туган ата-ананы бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү турында дәгъва гаризасы юллады, дип яза җирле басма.

Прокуратура хезмәткәрләре фикеренчә, алар 12 һәм 9 яшьлек балаларын карау буенча вазифаларын тиешенчә үтәмиләр. Хәзер балалар әтиләре ягыннан әби-бабай тәрбиясендә. Ата-ана озак вакытлар эшләми, спиртлы эчемлекләр белән мавыга. “Опека” идарәсе аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү инициативасы белән чыккан. Суд прокурорның гаризасын канәгатьләндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot