news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ике бала һәм аларның әнисе газдан агуланган

Алар хәзер хастаханәдә.

  (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Шевченко урамындагы 84 нче йортта фатирда яшәүче ике ир бала һәм аларның әнисе газдан агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәла килгән йортка барган кичектергесез хезмәтләр вәкилләре ачыклаганча, 35 яшьлек ханым белән 6 һәм 11 яшьлек малайлар ис тиеп агуланган. Алар барысы да хастаханәдә дәвалана. Балаларның кечесенең хәле уртача авырлыкта санала. Фатир хуҗасы сүзләренчә, ул газ плитәсенең мичен кабызган, бу вакытта җилләтү шахтасының һава йөри торган турысы кәгазь каплап ябыштырылган булган. Әлеге хәл ис тиеп агулануга китергән дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100