news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ике автомобиль бәрелешү аркасында хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек кызы зыян күргән

Юл һәлакәте Лениногорск – Әлмәт юлының 15 нче чакрымында булган.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә 15 нче модель “Лада” автомобиленең «Шевроле Авео» белән бәрелешүе аркасында хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек кызы зыян күргән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәте Лениногорск – Әлмәт юлының 15 нче чакрымында булган. Әлмәт районындагы юл һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәт номерына 13.38 сәгатьтә килгән.

15 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәлакәт урынына 6 минуттан килеп җиткән. Алар хатын-кызга һәм аның 4 яшьлек кызына “Лада” автомобиленнән чыгарга ярдәм иткән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot