news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә III Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә катнашкан иң яшь композиторга 8 яшь

Гран-прины Лениногорск балалар музыка мәктәбе директоры Рафаэль Әхмәтҗанов отты.

Әлмәттә III Бөтенроссия фестиваль-бәйгедә катнашкан иң яшь композиторга 8 яшь
almet-rt.ru

(Әлмәт, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбендә танылган композитор Рәис Нәгыймов исемендәге III Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Иң яшь композиторга 8, иң зурысына 56 яшь иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә 33 кеше катнашты. Аларның 8 е музыка мәктәбендә, 12 се көллияттә белем алучылар, 13 е инде музыкантлар. 

30 елдан артык 1 нче музыка мәктәбе директоры булып эшләгән, берсеннән-берсе матур көйләр иҗат иткән Рәис Нәгыймовны белмәгән кеше юктыр. Әлмәтнең гимнына әверелгән "Урсал тауда"ны гына да әйтү җитә. Бөтен барлыгын биреп эшләгән мәктәбе 2013 елдан аның исемен йөртә. Һәм шушы елдан башлап "Урсал тауда" иҗат проекты гамәлгә куела.

Моңа кадәр дә төрле номинацияләр буенча уздырылып килгән бәйгедә быел янәдән яңалык. "Балаларның һәм зурларның композиторлык иҗаты" номинациясендә көч сынашырга Әлмәттән тыш, Лениногорск, Җәлил, Азнакай, Бөгелмәдән килгәннәр. Яңа Кәшер, Түбән Мактамада яшәүчеләр арасында да көй чыгаручылар бәйгедә үзләрен сынап карарга булган.

Яңа төр бәйгегә ихтыяҗ зур булуын музыкантлар, укытучылар да билгеләп үтте.

Алар хөкеменә инструменталь музыка да, ансамбль-хорлар, солистлар башкаруындагы җырлар да тәкъдим ителде. Чыгыш ясаудан тыш һәр композитор үзе иҗат иткән көй төшерелгән нота да тапшырырга тиеш иде. Бәйге барышында төбәктә талантларның күп булуы күренде.

news_right_1
news_right_2
news_bot