Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды
Социаль яклау идарәсе һәм башка иганәчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
(Әлмәт, 20 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Игелекле Сабантуй” бәйрәме булып узды, дип яза җирле басма.
Чара социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылды. Бәйрәм шәһәр үзешчәннәре чыгышлары белән башланып китте. Балалар өчен уен мәйданчыклары да оештырылган иде. Бу чын мәгънәсендә инвалидлар өчен зур бәйрәм булды. Махсус чакырылган кунак – Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чараны тагы да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмгә җыелучылар бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Физик яктан чикле булсалар да алар рухи яктан кайбер сәламәт кешеләрдән дә көчлерәк булуларын исбат иттеләр.
Инвалидларны бәйрәм белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Социаль яклау идарәсе һәм башка иганәчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм барысында да уңай тәэсирләр калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз