news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Игелек фестивале” узды

Бәйрәм ахырына якынлашкач, хәйриячеләр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә китаплар, киемнәр һәм төрле-төрле уенчыклар бүләк итте.

(Әлмәт, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “Яхшылык эшләү кыен түгел. Иң мөһиме, аны башлап җибәрергә кирәк” – әнә шундый девиз астында шәһәрдә инде тугызынчы тапкыр “Игелек фестивале” булып узды, дип яза җирле басма.

Анда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, мәктәп укучылары һәм әти-әнисез калган ятим сабыйлар катнашты.

Балаларны куандыра һәм аларга яхшы кәеф бүләк итә торган бәйрәм бу юлы беренче тапкыр балалар йортында үтте. Алар гүзәл чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр кулланып, иҗат итәргә өйрәнделәр. Моннан тыш, суда рәсемнәр ясадылар һәм мультфильм батырларының киемнәрен киеп, фотоларга төштеләр.

Бәйрәм ахырына якынлашкач, хәйриячеләр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә китаплар, киемнәр һәм төрле-төрле уенчыклар бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot