news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” белемнәрне арттыра

Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” проектының чираттагы сессиясе бара.

(Әлмәт, 26 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә “Идел – гражданлык университеты” проектының чираттагы сессиясе бара, дип яза җирле басма.

Кичә “Дружба” ял базасында команда белән эшләүгә багышланган гамәли тренинглар, эшлекле уеннар узды. Бүген исә сессиягә җыелучылар фикер алышалар. Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачып, партия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2018 елда торган бурычларны бәян итте. Чыгышта Татарстан Конституциясенең тарихы барланды, башка сораулар яктыртылды.

– Тулаем алганда, без үтеп баручы ел башкарган эшләребез белән нәтиҗәле булды, дип саныйбыз. Барлык программаларда, проектларда – партиянең 25, төбәкнең 5 проекты – катнашып, халыкка уңайлыклар тудырдык, шәһәрләрне, район үзәкләрен, авылларны бу проектлар аша яхшырттык. Республика матурайды. Халык моны тоя, сизә, рәхмәт әйтә. Дөрес, җитмәгән урыннарыбыз да бар. Ник дигәндә, “Бердәм Россия” партиясенең сафы бераз кимеде. Без аны үзебез шулай уйлап киметтек һәм дөрес эшләдек дип саныйм. 12 меңнән артык кешене төрле сәбәпләр аркасында исемлектән чыгардык. Без хәзер партия санын арттырып, аерым эшли башлыйбыз. Алда Россия Президентын сайлаулар көтә. Бу безгә зур җаваплылык өсти. “Бердәм Россия” үзен үзе кандидат итеп күрсәткән, бүгенге РФ Президенты Владимир Путинга теләктәшлек белдерә. Эшебез аңа ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә дә.

Семинарда сайлау закончалыгындагы яңалыклар, Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять, партиянең сайлау кампаниясендәге технологик проектлары һәм башкалар турындагы чыгышлар яңгырады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot