news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән

Күкрәк читлеге һәм ике беләге имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әлмәтнең Пушкин урамында кичә төнлә җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп, хастаханәгә эләккән. Бала егылу турында хәбәр 00.15 сәгатьтә килгән.

Бала өйдә әбисе белән булган. Әбисе йокыга киткәч, бала тәрәзә төбенә менгән һәм егылган, тәрәзәдә москит челтәр булмаган.

Күкрәк читлеге һәм ике беләге имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Балы тулы гаиләдә тәрбияләнмәве билгеле, ләкин гаилә профилактик учетта тормый.

Хәзер шушы хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

 

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot