Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручысын Сочига 2 юллама белән бүләкләделәр
Иң яхшы ишегалды җыештыручысы исеменә “Комфорт” УКдан Сәвия Рамазанова лаек булды.
(Әлмәт, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручысын Сочига 2 юллама белән бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
Ел саен уздырыла торган бәйгегә йомгак ясалды. Аларның хезмәтенә махсус төзелгән комиссия ел әйләнәсе карап йөреп бәя бирде. Агымдагы елда өченче урынны “Жилбытсервис М”ның ишегалды җыештыручысы Эльмира Борһанова алды. Аны кер юу машинасы белән бүләкләделәр. Икенче урынны да әлеге идарәче компания ишегалды җыештыручысы алды.
Гельнар Ганиева зур суыткыч белән бүләкләнде. Иң яхшы ишегалды җыештыручысы исеменә “Комфорт” УКдан Сәвия Рамазанова лаек булды. Аңа Сочига ике кешелек юллама бирделәр. Сәвия ханымга 60 яшь. Ишегалды җыештыручысы булып моннан 7 ел элек эшли башлаган. Аңа кадәр нефтьчеләрдә оператор булып хезмәт куйган.
Бу эшемне дә яратам. Ленин урамындагы 195 нче йорт ишегалдын җыештырам. Хезмәт ул сәламәт яшәү рәвеше дә. Шөкер, сызланмыйм, зарланмыйм, –диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз