news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесе үтте

Иң яхшы проект Азат Габдрәшитовныкы дип табылды

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.
Әлеге бәйге район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән булдырыла һәм ел саен уздырылып килә. Анда шәһәребезнең махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Быелгысында жюри әгъзалары 24 бизнес-проект караган. Нәтиҗәдә, “Макулатура эшкәртү линиясе” темасына якланган проект белән “Икътисад, идарә һәм хокук институты”ның Әлмәт филиалы студенты Азат Габдрәшитов беренче урынга лаек дип табылды, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot