news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә иң яхшы бадминтон уйнаучыларны ачыкладылар

Әлмәт егете Рамазан Кәримов 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында парлы разрядта өченче урынга лаек булды.

Әлмәттә иң яхшы бадминтон уйнаучыларны ачыкладылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Әлмәт, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11 ноябрь көнне “Теннис Сити” спорт комплексында бадминтон буенча “Әлмәт-Опен” Бөтенроссия турнирының соңгы уеннары узды.

Әлмәт егете Рамазан Кәримов 2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында парлы разрядта өченче урынга лаек булды.

Уен нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында парлы разрядта 1 нче урынны – Степан Волков һәм Ильмир Хәйретдинов (Татарстан), 2 нче урынны – Дмитрий Бнатов һәм Никита Макаров (Мәскәү өлкәсе), 3 нче урынны – Евгений Безушко һәм Рамазан Кәримов (Татарстан) алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot