news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә иң сәләтле эшче яшьләр бәйрәм итте

IV Республика иҗат фестиваленең төбәк этабы концерты булып, Казанга йомгаклау концертында катнашуга чакыру алды.

(Әлмәт, 18 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Кичә “Наше время-Безнең заман” эшләүче яшьләрнең IV Республика иҗат фестиваленең төбәк этабы концерты узды, дип хәбәр итте бүген “Әлмәт таңнары” газетасы.

Инде дүртенче ел рәттән республиканың иң талантлы яшь эшчеләрен (18дән 35 яшькәчә) бер сәхнәгә җыеп, зур бәйрәм оештыру матур бер гадәткә әверелде. Башта яшьләр төбәкләрдә чыгыш ясый. Сайлап алу турлары Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казан кебек шәһәрләрдә уза. Аннан иң-иң дип табылган коллективларны Казанда булачак гала-концертка чакыралар.

Былтыр сайлап алу турында Әлмәт коллективлары үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткән иде, быелгысына тагын да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Гадәттәгечә, “Әлмәт торба заводы” яшьләренә афәриннән башка сүз юк. “Татнефть” ААҖ коллективы да ел саен үзгә һәм көчле чыгышлары белән сокландыра.

Командалар “Вокал”, “Ансамбль”, “Хореография”, “Дан минуты” номинацияләрендә чыгыш ясады. Әлмәттән шактый оешма яшьләре Казанга гала-концертка чакыру алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100