news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд, балконны, иң яхшы ишегалды җыештыручыны ачыклыйлар

Бәйгене оештыручылар – шәһәр Башкарма комитеты һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты.

(Әлмәт, 28 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд, балкон кайда һәм иң әйбәт ишегалды җыештыручы кем булуына конкурс игълан ителде. Бүген традицион бәйгегә нәтиҗә чыгару максатыннан җиңүгә исәп тотучыларның эше белән танышу башланды, дип яза җирле басма.

Бәйгене оештыручылар – шәһәр башкарма комитеты һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты. Комиссия составында департамент вәкилләреннән тыш экология белгечләре һәм журналистлар да бар.

 Быел бәйгегә дүрт номинациягә 26 заявка кабул ителгән. Иң күбе – «Иң яхшы ишегалды» һәм «Иң яхшы ишегалды җыештыручысы» номинациясендә.

 Комиссия үз эшен «Альянс» ҖҖ идарәче компнаиясе гаризалары белән танышудан башлады. Тукай проспекты, 19 нчы йорт адресы буенча урнашкан конкурсантлар бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел. Валентина Голенищева пенсиягә чыкканнан бирле үз подъезды каршындагы участокларны чын мәгънәсендә гөлбакчага әверелдергән. Биредә сортлы розалар, лилия һәм чалма чәчәкләре хуш ис таратып утыра, көзен балаларны мәктәпкә озату өчен кашгарыйлар да тамыр җәйгән. Үзе яшәгән подъезд исә кунакларны пөхтәлеге белән җәлеп исә. Биредә этаж саен гөл бүлмәләре үсә, яшәүчеләрнең күбесе бу эшне бик хуплап Валентина Осиповнага ярдәм итеп яши.

 Моннан тыш комиссия идарәче компаниясе биргән заявка буенча Маяковский урамы, 2, Совет урамы, 171 йортында да булды.

 «ЖЭУ-7» ҖЧҖ исә һәр дүрт номинациядә дә бәйгедә үз кешеләрен тәкъдим иткән. Биредә 8 Март урамы, 29 адресының ишегалды соклануга лаек. Һәр подъезд саен гөл-чәчәкләр яратучылар табылып, бергәләп ишегалларын бизәкләгән – бакчалары чәчәктә утыра, ишегалды – төрледән-төрле ахритектура формаларына бай. Моннан берничә ел элек бәйгедә катнашып әби-апалар үз тырышлыклары белән оныклары өчен уен мәйданчыгы да откан булганнар. Быел да аларның җиңүгә планнары зурдан.

  Шул ук идарәче компаниягә караган Герцен урамы, 80в йортында яшәүче Харис Латыпов һәм Руфа Целикованың максаты исә һич җиңү түгел, ә тирә-якларын матурлау икән. Балконнарыннан башлап тәрәзәләре караган өй яны территориясендә дә гөлләр үзләрен бик әйбәт хис итә.

 Көн дәвамында бәйгегә тәкъдим ителгән ишегалды җыештыручылары белән дә танышып өлгердек. Фәүзия Шәйхиеваны да, Сәвия Рамазанованы да идарәче компанияләрдә үз эшләренең осталары диләр. Икесе дә бу профессиядә 6-7 еллап эшлиләр, икесе дә үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар. Көндәлек эшләреннән тыш чәчәкләр үстерергә дә вакыт табалар.

 Бәйгедә катнашучылар белән танышу иртәгә дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәләре исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре сабантуенда игълан ителәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot