news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә иң көчле шахматчылар ачыкланды

Ярышларда 10 дәвалау учреждениесеннән 18 хезмәткәр катнашты.

(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре арасында шахмат буенча ярышлар узды. 24 ноябрь көнне алар XIV «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында көч сынаштылар, дип яза җирле басма.

Ярышларда 10 дәвалау учреждениесеннән 18 хезмәткәр катнашты. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Ирләр арасында 1 нче урын – Калугин Сергей Сергеевич – «РЦПБ и ИЗ МЗ РТ»ның Әлмәттәге филиалы табиб-эпидемиологы.

2 нче урын – Гузь Андрей Владимирович – «Әлмәт наркология диспансеры»ның реабилитация бүлеге мөдире.

3 нче урын – Сафиуллин Мәзгуть Әнвәр улы – медсанчастьның медицина технигы.

Хатын-кызлар арасында 1 нче урын – Мөбарәкшина Лилия Рафик кызы – ашыгыч ярдәм станциясенең баш фельдшеры.

2 нче урын – Рафикова Регина Рафаэль кызы – 3 нче поликлиниканың гомуми практика табибәсе.

3 нче урын – Нәҗметдинова Лилия Зөфәр кызы – 3 нче поликлиниканың ВОП шәфкать туташы.

Команда зачеты:
1 нче урында – медсанчасть.
2 нче урында – «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар шифаханәсе».
3 нче урында – ашыгыч ярдәм станциясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100