Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә иң җитез гаиләне ачыкладылар
Спорт фестивалендә 55 гаилә катнашты.
(Әлмәт, 12 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Физкультурачылар көне пляж территориясендә узды, дип яза җирле басма.
Чараларда спортчылар, зурлар гына катнашып калмады, балалар өчен дә үзләрен сынау мөмкинлекләре тудырылган иде. Спорт фестивалендә 55 гаилә катнашты. Балалар әти-әниләре белән төрле уеннарда көч сынашты. Әти-әниләр балаларын куәтләп торса, нәниләр алар өчен ут йотып, ашыктырды. Кызыклы һәм күңелле, гаиләләрне тагын да берләштерә, туплый торган фестиваль булды ул.
Иң көчле, җитезләр булып 34 нче бакчага йөрүче Слава Корнеев, 18 нче бакчадан Федя Калугин, 58 нче бакчадан Айгөл Хәсәншина, 7 нче бакчадан Сабина Гыйматдинова гаиләләре танылды.
Янәшәдә генә тагын бер кызыклы ярыш барды. Анысында балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең кечкенә велосипедларында узышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз