Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә җиңүче картина хуҗасына 200 мең сум акча бирелде
"Арт-Сабантуй" проекты шәһәрдә 2013 елдан башлап "Татнефть" компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
(Әлмәт,15 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә картиналар галереясында "Арт-Сабантуй 2018" бәйгесенә йомгак ясалды. Ай дәвамында тамашачылар биргән тавышлар нәтиҗәсендә "Дедуля с внучкой. Весна" картинасы җиңүче дип табылган. Аның авторы – Уфа кызы Вера Фролова. Җиңүче картина хуҗасына 200 мең сум акча бирелде , дип яза җирле басма.
Җиңүчеләрне "Татнефть" компаниясенең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге начальнигы Нурия Вәлиева, Әлмәт картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова тәбрик итте.
"Арт-Сабантуй" проекты шәһәрдә 2013 елдан башлап "Татнефть" компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Быел бәйгегә 100 дән артык эш кабул ителгән. Шуларның 30ы тамашачы хөкеменә куелган. Бәйге темасы быел аеруча да горур яңгырады – "Безнең заман баһадирлары". Күчмә күргәзмәдә 12 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Бәйгедә икенче урынны Түбән Камадан Олег Исаевның "Дед, ты для меня герой!" картинасы яулады. Өченче урында – Лениногорскидан Тамара Самойлованың "Отец Константин" картинасы. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә катнашучыларга "Татнефть АЗС-Центр"дан ягулык карталары бүләк ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз