Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Җиңү алмалары” ветераннар алееясына нигез салынды
Чехов урамына сугыш һәм тыл ветераннары, мактаулы кешеләр, өлкәннәр, Хезмәт Геройлары, яшьләр җыелды.
(Әлмәт, 28 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Экология һәм иҗтимагый тирәлек, “Урман утырту көне” акциясе кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 72 елы алдыннан шәһәр һәм район, “Татнефть компаниясе җитәкчелеге инициативасы белән Әлмәттә "Җиңү алмалары" дип исемләнгән ветераннар аллеясына нигез салынды, дип яза район газетасы.
Чехов урамына сугыш һәм тыл ветераннары, мактаулы кешеләр, өлкәннәр, Хезмәт Геройлары, яшьләр җыелды. Аллея ясау өчен нәкъ менә Чехов урамы сайлануы очраклы түгел. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да моны искәртте. Чупай ташыннан төзелгән ике катлы йортлар шәһәргә нигез салынган чорны искә төшереп тора. Ә тиздән биредә утыртылган декоратив алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Нәкъ җиңүле яздагыча. Утыртылган һәр алмагачка ветераннарның исем-фамилияләре язылган билгеләр дә эленде. Алар әлегә вакытлыча куелды. Бәлки әле киләчәктә бу билгеләрне матур итеп эшләнгән, ветераннарның биографияләре язылган алтакталар алыштырыр.

Район башлыгы сүз уңаенда быел Әлмәттә 10 мең төпкә якын алмагач утыртылачагын, алма бакчалары төзеләчәген искәртте. Алмагачлар урамнарда, балалар бакчалары, мәктәп территорияләрнедә, авыл җирлекләрендә дә булачак, дип яза район газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз