news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә хуҗасыз юлларга паспорт биреләчәк

Әлмәттә 2018-2028 елларда транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү планлаштырыла.

 (Әлмәт, 6 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 2018-2028 елларда транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү планлаштырыла. Бу хакта муниципаль программа проекты да эшләнгән, дип яза җирле басма. 

Әлеге документта урам-юл челтәрен модернизацияләүне дәвам итү каралган. Район башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Ротанова иҗтимагый совет утырышында хәбәр итүенчә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә юл-транспорт вакыйгаларын киметергә мөмкин булган.

Мисал өчен, районда 2015 елда 239 юл-транспорт вакыйгасы булып, анда 42 кешенең гомере өзелсә, 2017 елда бу саннар шул рәвешчә 176 һәм 23 кеше тәшкил иткән. Төбәктә әле хуҗасыз юл участоклары да бар. Хәл бигрәк тә эш ремонтка килеп терәлгәндә, сулы чокырлар пәйда булганда кискенләшә. Хуҗасы булмагач, таләп итәр кешесе дә юк. Мондый юллар паспортлаштырылачак. Транспорт хезмәтләрен яхшырту өчен «Көнбатыш капка», «Дуслык» микрорайоннарын, РТС, Базовая, Шевченко һәм башка урамнарны да кертеп, яңа маршрутлар ачу күздә тотыла. Җәмәгать транспорты да әкренләп яңартылачак.

Автомобиль транспорты, төгәлрәк әйткәндә, куллану вакытын тутырган двигательләрдән чыккан газ әйләнә-тирә мохитка зур зыян сала. Әлеге проблеманы хәл итү өстендә дә эш бара. Әлмәт районы республика территориясендә автогаз тутыру станциясе (АГНКС) челтәрләрен киңәйтү буенча пилот проектына кертелгән. Әлегә районда бер генә АГНКС эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot