Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә хоккейның яңа төре буенча беренче тапкыр турнир узачак
Турнирда Татарстанның 30 командасы катнашырга теләк белдергән.
(Әлмәт, 1 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 4 февральдә Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта хоккейның яңа төре буенча беренче тапкыр турнир узачак, дип яза җирле басма.
Уеннарның иганәчесе – «Татнефть» компаниясе. Матч Олимпия системасы буенча (уеннан чыгып китү шарты белән) уза. Махсус кагыйдәләр дә бар: капкачыдан башка «дүрткә дүрт» форматы, 45,72х22,86 зурлыгындагы мәйданда уйнау, капкаларны 4 автопокрышка алыштыру каралган (алкаларны шунда кертергә туры киләчәк) һәм матч 15 әр минуттан торган ике периодны үз эченә ала. Ярышларда 16 яшьтән өлкән булган уенчылардан торган ир-егетләр һәм хатын-кызлар командаларына катнашу хокукы бирелә. Турнирда Татарстанның 30 командасы катнашырга теләк белдергән.
Параллель рәвештә турнир илебезнең тагын 11 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Төмән, Новосибирск, Екатеринбург, Воронеж, Калининград, Волгоград, Сергиев-Посад) үтә. Җиңүчеләр 3 мартта Мәскәүнең ВТБ шугалагында финалда очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз