Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә хоккейчылар хәйрия чарасы үткәрде
Финал сиренасыннан соң бозга чыккан интернат балаларына хоккейчылар Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
(Әлмәт, 20 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт хоккей командасы үз бозында үткән серияне җиңү белән тәмамлады, дип яза җирле басма.
Алар янына кунакка, хоккей карарга күптәнге дуслары - Рус Акташы интернатыннан балалар килгән иде. Аларның бирегә беренче тапкыр килүләре түгел. Әмма бу юлы аларга хоккей уенын карау мөмкинлеге тудырылды. Спорт сараенда йомшак уенчыклар җыю буенча хәйрия акциясе дә оештырылган иде.
Матчка махсус кунаклар - Кыш бабай белән Кар кызы старт бирде. Беренче периодта счетны кунаклар ачса да, өченче периодта, ниһаять, Даниэль Насыйбуллин белән Максим Третьяк исәпне 2:1 итә алды. «Звезда» хоккейчылары ничек кенә тырышсалар да, исәпне тигезли алмадылар.
Финал сиренасыннан соң бозга чыккан интернат балаларына хоккейчылар Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз