news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә хоккей буенча бөтенроссия турниры башланды

Әлмәттә хоккей буенча бөтенроссия турниры башланды

(Әлмәт, 18 август, "Татар-информ", Лира Сәхапова). Әлмәтнең "Юбилейный" Спорт сараеның боз аренасында 13 яшьлек балалар командалары арасында хоккей буенча турнир ачылды. Турнирда Казанның "Ак Барс", Уфадан "Салават Юлаев", Пермьнан "Молот Прикамья" һәм Әлмәттән "Нефтяник" командалары катнашачак.

Судьялар өч көн дәвамында турнирның иң яхшы һөҗүмчесен, капкачысын һәм сакчысын ачыклаячак. Иң яхшыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot