news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә хатын-кыз исемле сквер булачак

Нефть төбәгендә быел 16 мең төп агач утырту ниятләнә

  (Казан, 6 март, “Татар-информ”). Быел нефтьчеләр каласы “яшел рекорд” куярга ниятли. Шәһәрдә һәм авылларда 16 мең төп агач утыртылачак. Әлмәт ишегалларында 5 мең төп яңа үсенте карт тупылларны алыштыра.

Гафиятуллин урамында планлаштырылган “Шәмсенур” дип аталачак скверга шул тирәдә чыккан чишмә исеме бирелә. Анда җәяүлеләр өчен йөрү юллары салыначак, агачлар утыртылачак. Скверны чәчәкләргә күмәргә ниятлиләр.

Бигәш урамыннан Зарипов проспектына кадәр дә урман-парк зонасы пәйда булачак, дип сурәтли “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot