news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә хатын-кыз ир-атка пычак белән кадаган

Гаепләнүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

(Әлмәт, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 46 яшьлек яраланган ир-атны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә салганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

24 ноябрь көнне әлмәтле дусты белән бәйрәм итеп утырган вакытта алар арасында низаг чыга. Шуның нәтиҗәсендә 49 яшьлек ханым аның белән яшәүче дустына пычак белән кадый. Билгеле булганча, алар икесе дә моңа кадәр хөкем ителгән булганнар.

Гаепләнүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Бүгенге көндә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатырга уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot