news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы уздырылды

Һәр елдагыча, быел да иганәчеләр килгән иде. Алар да ярдәмнәрен күрсәтте.

(Әлмәт, 4 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы уздырылды, дип яза җирле басма.

Мәгълүм булганча, Берләшкән Милләтләр ассамблеясы 1992 елда 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәмне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көтеп ала. Бу алар өчен аралашу, күңел ачу, үзләрен күрсәтү чарасы да. Иртәнге якта Яшьләр үзәгендә алар өчен спорт ярышлары җәелдерелде. Инвалидлар шашка, шахмат, гер күтәрү һәм башка төрләрдә көч сынашты. Җиңүчеләрне шушында ук бүләкләделәр. ДЦП диагнозлы Ренат Сәфәрхановны да хыялы тормышка ашкан – фойеда аның картиналарыннан күргәзмә төзелгән иде.

Тантаналы өлештә инвалидларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева тәбрик итте. Билгеләп үтелгәнчә, Әлмәттә 11272 инвалид яши. Шәһәрдә инвалидларның 5 иҗтимагый оешмасы эшли. Район җитәкчелеге төрле чаралар үткәрүдә ярдәм кулы суза. Светлана Лаптева инвалидларны социаль яклауда актив катнашканнарга район башкарма комитетының һәм район Советының Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук республика, Россия һәм Халыкара бәйгеләрдә катнашучылар да бүләкләнде.

Һәр елдагыча, быел да иганәчеләр килгән иде. Алар да ярдәмнәрен күрсәтте. Ә үзешчәннәр иң матур чыгышлары белән куандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100