news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә халык артисты Розалия Солтанованың юбилей кичәсе узды

Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Солтанова “Әйтер сүзләр бар әле...” дип аталган моноспектакль белән чыгыш ясады.

 (Әлмәт, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең 2 нче китапханәсендә драма театрының халык артисты Розалия Солтанованың юбилей кичәсе узды, дип яза җирле басма.

Тамашачыларның формаль булмаган шартларда аның иҗаты белән танышырга уникаль мөмкинлекләре булды. Әлеге кичәдә театраль зал мәдәният эшлеклеләрен, әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне җыйды. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Солтанова “Әйтер сүзләр бар әле...” дип аталган моноспектакль белән чыгыш ясады, залга җыелучыларны театрның иҗади эшчәнлеге белән таныштырды һәм күңелгә ятышлы шигырь юллары укып узды. Шулай ук, очрашу кичәсендә килгән кунакларга юнәлдерелгән рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100