Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә хәйрия театр фестивале узды
Быелгы фестиваль юбилейлы - 15 нче кат илнең шактый шәһәрләрендә уза. Әлмәттә исә ул җиденче тапкыр.
(Әлмәт, 20 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Снежность» XV балалар хәйрия театр фестивале быел да нефтьчеләр каласында үз ишекләрен ачты. Ачылыш тантанасы «Аленький цветочек» мюзиклы белән узды, дип яза җирле басма.
Быелгы фестиваль юбилейлы - 15 нче кат илнең шактый шәһәрләрендә уза. Әлмәттә исә ул җиденче тапкыр. Балаларга Яңа ел алдыннан ЧТПЗ төркеме һәм «Алнас» заводы тарафыннан менә шундый могҗизага тиң бүләк ясау үзенчәлекле бер гадәткә дә әверелеп бара хәзер.
Өч көнлек марафонны быел 82 нче сезонын ачкан Оренбург дәүләт өлкә музыкаль комедия театры алып килгән «Аленький цветочек» мюзиклы белән башлап җибәрделәр.
– Рус язучысы Сергей Аксаков әсәрен сәхнәләштерүебез очраклы гына түгел. Үзебезнең Оренбург якларында туган ул. Ике ел инде репертуардагы иң матур әкиятләрнең берсе санала. «Снежность» фестивалендә икенче ел катнашабыз һәм моның өчен чиксез шатбыз. Биредә катнашу һәр театр өчен зур мәртәбә ул, - диде театр директоры Светлана Борисова.
Өч көн дәвамында фестиваль берничә мең тамашачыны гаҗәпләндерде һәм балаларга баллы бүләкләр дә тараттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз