news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә хәрби хезмәткә өйрәтү буенча уку-методик җыеннар узды

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Әлмәттә хәрби укуларда катнашты.

(Әлмәт, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан ел да «Шундый һөнәр бар - ватанны саклау» дигән хәрби һәм социаль төсмер йөртүче илкүләм акция уза. Аның кысаларында Әлмәттә хәрби хезмәткә өйрәтү буенча уку-методик җыеннар узды. Анда ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да катнашты, дип яза җирле басма.

Бүген илнең төрле хәрби уку йортларында 750 гә якын укучы укый. Шуларның иң күбе данлыклы Казан танк училищесына (70 тән артык) туры килә.

Кадетларны әзерләүче 21нче мәктәп даны бөтен республикага танылган, “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына керүчеләр дә бездә арта бара. Моны әлеге мәктәп базасында узган хәрби укуларда да күреп булды. Алар хәрби хезмәт нигезләре, физик хәзерлек, беренче табиб ярдәме күрсәтү, пневматик винтовкадан ату, аның төзелеше һ.б. төрләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар генерал-майорның үзеннән хәрби хезмәт структурасы, хәрби уку йортлары турында лекция дә тыңлый алды.

– Хәрби хезмәткә бары көчле кешеләр генә килә һәм эшли ала. Рух һәм тән ныклыгы монда беренче урында тора. Хәрби өлкәдә эшләргә карар кылып, хәрби белем алырга теләүчеләрнең соңгы елларда артуы безне куандыра гына, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

– Офицерлар һәрвакыт безнең җәгыятьнең абруе булып торды. Дәүләт мәгариф стандартларына тәңгәлләшкән хәрби хезмәт нигезләренә төшендерү, укучыларга тәүге хәрби белемнәрне бирү безнең максат булып тора. Әлмәт хәрби-патриотик тәрбия бирү, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча гел алдынгы урыннарда барды. Бүген дә менә мәктәпләрнең әлеге өлкәдәге эшчәнлеген күрдек, - диде генерал-майор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100