Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә гыйнварда 205 сабыйның тууы теркәлгән
Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 54, әни кешегә 42 яшь булса, иң яшь әти - 20, иң яшь әни 18 яшьтә.
(Әлмәт, 8 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2019 елның гыйнвар аенда Әлмәт ЗАГС идарәсе тарафыннан 205 сабыйның тууы теркәлгән. Шул исәптән 91 малай һәм 114 кыз бала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Иң кечкенәсенең авырлыгы - 2155 гр булса, иң олысыныкы - 4540 гр. Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 54, әни кешегә 42 яшь булса, иң яшь әти - 20, иң яшь әни 18 яшьтә.
Иң популяр исемнәр рәтенә Давид, Тимур, Таир, Кәрим, Карина, Мәликә һәм Камилла керсә, иң сирәк кушыла торган исемнәргә Арлан, Ләйлә, Агата, Сафия һәм Айдилә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз