news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә гуманитар ярдәм кабул итү оештырыла

Җылы киемнәр, аяк киемнәре, оекбашлар, эчке киемнәр кабул ителә

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрь көнне Әлмәтнең 25 нче мәктәбендә әлегә танылмаган Новороссия республикасында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү оештырыла.

Хәйрия акциясе 25 нче мәктәпнең (Шевченко урамы, 174) актлар залында 18.00 сәгатьтә башланачак. Акцияне «Әлмәт шәһәренең патриотик тәрбия буенча җәмгыяте» МСООО оештыра.

Акция барышында җылы киемнәр, аяк киемнәре, оекбашлар, эчке киемнәр, кыскасы, кыш чыгарга кирәк булган әйберләр дә кабул ителәчәк. Йорт-җирсез калган кешеләргә ярдәм кирәк, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100