Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ГТО нормативларын тапшырдылар
Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды.
(Әлмәт, 13 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Әлмәт шәһәре комлыгында ГТО нормативларын тапшырдылар Биредә үз көчен дистәләгән әлмәтле сынап карарга булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды: турникта тартылу, озынлыкка сикерү һәм идәннән күтәрелү. «Бүген теләгән һәркем үз-үзен тикшереп, күнегүләр ясый һәм нәтиҗәсен белә алды. Күп кенә 11 сыйныф укучылары консультация сорап килде.
«Барысы да күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә узды», — диде физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Дмитрий Бакалдин.
Ул карантиннан соң күпләрнең гадәти тормыш рәвешенә керә башлавын һәм спорт белән шөгыльләнүгә әйләнеп кайтуын, бүген кайберәүләрнең ГТО нормативын тапшыру өчен махсус ерактан килүен билгеләп үтте. Мәсәлән, катнашучыларның берсе шәһәр комлыгына Урсалыдан велосипедта килгән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз