Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә грек-рим көрәше буенча республика беренчелегендә 13 шәһәр спортчысы катнашты
Әлмәт егетләре ун авырлык категориясенең сигезе буенча пьедесталда призлы урыннар алды.
(Әлмәт, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11-12 гыйнвар көннәрендә Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында 1999- 2001 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды. Бу ярышларда республикабызның 13 шәһәреннән килгән көрәшчеләр катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Нефтьчеләр каласын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 12 спортчы тәкъдим итте. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр югары нәтиҗәләр ирештеләр.
Беренче урынны 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Азимджон Давронов, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов, 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ришат Закиров һәм 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамазан Гаджиев яулады.
Өченче урынга 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Адель Сираҗетдинов, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Владислав Мамбетов, 77 килограммга кадәр авырлык категориясендә Михаил Сибаев, 87 килограммга кадәр авырлык категориясендә Денис Постников һәм 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арыслан Салихҗанов лаек булды.
Әлмәт егетләре ун авырлык категориясенең сигезе буенча пьедесталда призлы урыннар алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз