news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә гомерне озынайта торган үзәк ачылды

Әлеге уникаль учреждениенең барлыкка килүе белән әлмәтлеләр «Татнефть» ААҖнә рәхмәтле.

(Әлмәт, 30 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту, шулай итеп гомер озынлыгына да этәргеч бирүче уникаль программа ел башыннан гамәлгә куела башлады. Аның кысаларында сәламәтләндерү тренажерлары заллары Җәлил, Азнакай, Лениногорскида ачылды. Бүген шундый үзәкләрнең берсе Әлмәттә дә ишекләрен ачты. Ул Чехов урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан, дип яза җирле басма.

Тантана барышында «Татнефть» ААҖнең бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов, район башакарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов чыгыш ясады.

Василий Самойлов сүзләренчә, бүген районда 10 меңнән артык пенсионер сәламәтлекләрен кайгырту максатыннан актив тормыш рәвеше алып бара. Алар өчен төрле түгәрәкләр, спорт клублары, сәламәтләндерү үзәкләре эшли. Үзәкләрне күбесе Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән барлыкка килгән һәм бүген дә «Татнефть» компаниясе канаты астында. Гомер озайтуга юнәлдерелгән үзәкнең кураторы да «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе. Биредә 9 тренажер урнаштырылган. Алар ярдәмендә хәрәкәт итү системасы органнарының эшчәнлеген яхшыртырга була. Бу җиһазлар шулай ук реабилитация узу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Биредә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга теләүчеләр өчен табиб юлламасы белән 7-8 кешелек төркемнәр булдырырга,аларны атнасына ике тапкыр кабул итәргә җыеналар. Дүшәмбе-шимбә көннәрендә көн саен дүртәр төркем кабул итү мөмкинлеге бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot