news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә гомерне ничек озайту турында сөйләштеләр

Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге ветераннар советы рәисләре җыелды.

 (Әлмәт, 14 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге ветераннар советы рәисләре җыелды, дип яза җирле басма.

Алар игътибарына шәһәрдә “Актив озын гомер” проекты кысаларында алып барылган эшләр тәкъдим ителде. Кунаклар өлкәннәр өчен эшләүче үзәкләрдә, комплексларда булдылар, пенсионерларның үзләре белән аралаштылар. Әлмәттә сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп ителүче өлкәннәр саны артканнан-арта бара. Алар велосипед иярли, йөзә, скандинавия таяклары белән йөри, башка спорт төрләре белән шөгыльләнә. Әйтүләренә караганда, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекләренә уңай тәэсир ясый, авыручылар саны нык кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot